,
search took 0.001 sec. Search results
- Сибгат абый безнең, югарыда санап киткән биш яшь шагыйрьнең эчкерсез дуслыгына беркайчан да ниндидер күләгәле караш ташламады. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Кызганычка каршы, брежнев җитәкчелеге астында сталинизмны реставрацияләргә омтылган соңгы унбиш елдагы торгынлык кыяларына бәрелеп безнең бу дуслык арбасы сынып, сындырылып, аламаланып, ямьсезләнеп, какшап, тәгәрмәчләре изелеп бетте, тәмам чүплек башына чыгарып ыргытырлык хәлгә килде. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Моңа берәүләребезнең үзләрен генә даһи санап, башка каләмдәшләре иҗатына бөтенләй күз йомып, Парнас тавы түбәсендә үзләре генә аяк салындырып утырырга чамалаулары, ә икенчеләребезнең мондый хәл белән килешергә теләмичә черәшеп, аларның бу омтылуларын тоткарларга маташулары гаепле булды. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Бу вакытта инде без тәмам таркалып, бер-беребезнең язмышына тәмам битараф булып, өзеп кенә әйткәндә, чын новаторлык, игелеклелек, киң күңеллелек кебек сыйфатларыбызны тәмам югалтып бетергән идек … ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Бу яңалык шигырьнең һәм эчтәлек ягына, һәм форма ягына карый иде. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Гомумән, ул торгынлык елларында безнең буында иреккә гаять зур омтылыш та, иҗади көч тә бар, әмма брежневның хәйләкәр методлар белән эш итүче тыю машинасына каршы барырлык көч юк иде. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Гомумән алганда, мондый «даһи» лык чире йоккан шагыйрьләр фикеренчә, инде алар аксакаллар киңәшенә һәм ярдәменә мохтаҗ түгел, алар инде андый дәрәҗәдән үсеп, узып киткән булып чыга иде. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Сибгат абый күпме көч куеп иҗади үстергән байтак кына шагыйрь кинәт аннан тәмам йөз чөерә башлады, инде аның ярдәме тимәячәк дип уйлап, Сибгат абыйны әдәби хәрәкәттә «күрмәмешкә салыну» юлына бастылар. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- әмма шунысы бәхәссез, ул елларда безнең әдәби хәрәкәттә язучыларның бер-берсе иҗатына битарафлыгы, бер-берсенең язмышына, тормышына күз йомып, яки өстән, миһербансыз карашы шактый киң таралган күренеш иде. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять
- Соңрак миңа Мәскәүдә Кол Гали, Туфан, җәлил кичәләрен оештыру эшенә дә якыннан катнашырга туры килде. ГАРАЙ РАХИМ . Гомерлек васыять